Район башлыгы Анатолий Иванов мамадышлыларны Россия көне белән котлады

2020 елның 12 июне, җомга

Хөрмәтле райондашларыбыз!

Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм.

Бу көн дәүләтебезнең көчен һәм бөеклеген, аның күп гасырлык тарихы, бай мәдәниятен, традицияләрен символлаштыра. Бу ел безнең ил һәм республика өчен үзенчәлекле-Без бергә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Автономияле Татар Социалистик Республикасының 100 еллыгы кебек әһәмиятле вакыйгаларны кичерәбез. Бүген уртак көч, иңгә-иң куеп Милләтнең сәламәтлеге, балаларыбызның иминлеге, өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышы өчен көрәшәбез. Россия һәрвакыт сынауларны лаеклы узды, алардан җиңүче булып чыкты, халыкның бердәмлеген, ныклыгын һәм батырлыгын исбатлады. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам.

Бу бәйрәмдә сезгә Көчле Татарстан, бөек Россия төзелешенә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, тынычлык телим. иминлек сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International