Мамадыш районында волонтерлар мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмаларының өченче траншын тараталар

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Мамадыш районында волонтерлар "Ярдәм янәшә" акциясе кысаларында азык-төлек җыелмаларының өченче партиясен тараталар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы билгеләгән алты категория гражданнарны билгелщде. Алар арасында-яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле 65 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнар, сигез яшьтән өлкәнрәк аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр бар. Моннан тыш, җыелмалар опека һәм попечительлек буенча бурычлары түләүсез нигездә башкарылучы гаиләләр, ата-аналарының берсе алимент түләмәгән аз керемле гаилә балалары, үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр балалары алачак. Акция барышында Мамадыш районында 3165 азык-төлек җыелмасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International