Мамадыш районының 12 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы контактсыз термометрлар белән тәэмин ителде. Беренче булып аларның кирәклеге турында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белдерде. Район җитәкчелеге әниләр һәм әтиләрнең теләкләрен шунда ук үтәү өстендә эш башладылар. Термометрлар БДИ вакытында санитар куркынычсызлыкны тәэмин итүдә дә кулланылачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә районның эшләүче балалар бакчаларының тугызы шәһәрдә, 2 авыл җирлегендә -Красная Горка авыл җирлегендә 2 һәм Түбән Ушма авылында 1 бакча эшли. Аларга 600 дән артык бала йөри.