Мамадышта Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе төзелеше ниндидер аерым бер график буенча бара кебек. Россиядә храмнар, элек – электән гадәттәгечә, меценатлар көче белән төзелгән. Баштагы Троица чиркәве, тарихи гаделсезлек аркасында 30 нчы елларда җимерелә.
Чиркәүдә район башлыгы Анатолий Иванов, Олег атакай һәм Красная Горка авылында туып-үскән Владимир Холкин очраштылар.
Владимир Холкин 40 ел штурман булып эшләгән, Алла гомер буе ышанып яшәгән. Ул чиркәүгә икона тапшырды. Бу Греөиядән кайткан бүләк. Чиркәүгә иконаны гөнаһсыз сабый алып кереү аңа бик ошады.
Район башлыгыбыз туган җиребез өчен җан атып тора,ниниди зур эшләр башкара, - диде ул үз чыгышында. Красная горка авылындагы чиркәү торгызылсын иде дигән теләге бар аның.
Олег атакай чиркәүдә гыйбадәтләр еш укылачагын ассызыклады.