Бүген Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Садриева Мәскүрә Ильяс кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән юбилярны җирлек башлыгы Фидаил Шәйхетдинов котлады.