Үзмәшгуль гражданнар өчен һөнәри керемгә салым түләүне күздә тоткан махсус салым режимы 2019 елдан бирле эшли. Әлеге салым режимы кысаларында теркәү салым органнарына баруны яки салым хезмәткәрләре белән нинди дә булса контактны күздә тотмый, моның өчен смартфонга "Минем салым" махсус кушымта урнаштырырга һәм үз мәгълүматларын кертергә кирәк.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин үзмәшгуль кешеләргә салымны кире кайтару турында карар имзалады: кире кайтару автомат рәвештә булачак, бернинди документлар да тапшырырга кирәкми. Үзмәшгуль гражданнарга салымны кире кайтару өчен Федераль салым хезмәтенә гаризалар җибәрү яки раслый торган документлар тапшыру таләп ителми. Акча автомат рәвештә "Минем салым" мобиль кушымтасында күрсәтелгән банк картасына керәчәк.
РФ Президенты Владимир Путин, икътисадка ярдәм чаралары кысаларында, 2019 елда үзмәшгуль гражданнарга үзләренә түләнгән салымнарны кире кайтарырга һәм аларга 1 млрд. сум күләмендә салым капиталын бирергә кушты. Мондый ярдәмне 1 июньгә 670 меңнән артык үзмәшгуль кеше алачак-аларның счетларына 12130 сум акча керәчәк, алар салым түләүгә тотылачак.
Мамадыш районында 757 үзмәшгуль граждан исәпләнә. 1 июньдә субсидияләр килә башлады. Дәүләт 2019 ел өчен түләнгән һөнәри керемгә салымны кире кайтара.