Мамадышта -социаль хезмәткәр булып эшләүче күп балалы әнине хөрмәтләделәр

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелек кыл» дигән хәйрия акциясе кысаларында, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә тормышка ашырыла торган "Игелек кыл" хәйрия акциясе кысаларында, социаль хезмәткәрләр гаиләләренә планшетлар тапшырылды. Очрашуга Эльмира Зарипова да чакырылган иде.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, социаль хезмәткәрләр гаиләләренә планшетлар тапшыру нәкъ менә 8 июньдә, аларның һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтү символик мәгънәгә ия.

Татарстанда 10 меңгә якын белгеч исәпләнә, алар 200 меңнән артык татарстанлыга социаль ярдәм күрсәтә. Республикада барлыгы 1,5 миллион кешегә социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.

«Бу саннар нисбәте социаль хезмәткәрләребез җилкәсенә нинди йөк булуы, бик аз сан белән искиткеч зур һәм мөһим эшләр башкарырга мөмкин булуы турында уйланырга мәҗбүр итә. Социаль хезмәткәрләрнең хезмәте нәтиҗәсендә ялгызлык  кими, елмаюлар һәм бәхет арта бара", - дип ассызыклады Татьяна Ларионова.

                Планшетларны Саба районыннан Сагитовлар, Мамадыш районыннан Вахитовлар һәм Әгерҗедән Хәсәновлар гаиләсенә тапшырдылар. Сабалылар Казанга килә алдылар, ә Мамадыш һәм Әгерҗе гаиләләре үзләренең шәһәрләрендә «Бердәм Россия» студиясенә килделәр һәм онлайн-конференция форматында узган очрашуда катнаштылар.

Вахитовлар гаиләсе биш бала тәрбияли. Әниләре Зөлфия Вахитова Мамадыш районында социаль эш буенча белгеч булып эшли, ире Наил Вахитов үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары.

Планшетлардан тыш балаларга уенчыклар, китаплар һәм гаиләләргә зур тортлар бүләк иттеләр.

Шушы ук чара кысаларында Мамадыш районы буенча дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюз оешмасы социаль хезмәт һәм учреждение җитәкчеләрен бүләкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International