Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш муниципаль районына килделәр. Алар анда “Пятерочка” һәм “Магнит кибетләрендә бәяләр мониторингы уздырдылар.
Мониторинг барышында кибетләрдә кибет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән консультация эшләре алып барылды. Яңгыраган сораулар арасында: сыйфатсыз азык-төлек товарларын ачыклаганда кулланучыларның хокуклары; сатып алучыларны товарның бәясенә карата ялгышлыкка кертүгә бәйле мәсьәләләр бар. Чарада катнашучыларга шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре, РФ Хөкүмәтенең 55нче карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре бүлекләре, «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында»2011 елның 10 ноябрендәге 924нче РФ Хөкүмәте Карарлары буенча аңлатмаалр бирелде. Белгечләр тарафыннан кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде.
Мондый күчмә чаралар Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан ай саен үткәрелә. Шулай ук барлык теләүчеләр кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган сораулар буенча кайнар линия телефонына(8 (8552)71-43-03) мөрәҗәгать итә алалар.