Митрополит Феофан Мамадышта Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе төзелеше барышы белән танышты. 2020 елның 6 июнендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Мамадыш шәһәренә эшлекле сәфәр кылды, анда ул гыйбадәтханә төзелеше барышын тикшерде.
Төзелеш мәйданында Татарстан митрополиясе башлыгы ТР Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән очрашты. Анатолий Петрович владыка Феофанга гыйбадәтханә төзелешенең барышы турында сөйләде.
Гыйбадәтханә бинасы 2018 елдан бирле шәһәрнең тарихи үзәгендә, Пожарка тавында, 1930 елларда җимерелгән Троицкий соборы урнашкан урыннан ерак түгел төзелә. Гыйбадәтханәнең биеклеге 33 метр тәшкил итә. Чиркәү проекты митрополит Феофан тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Төзелеш эшләре Казан һәм Мамадыш белгечләре көче белән алып барыла. Осталар гыйбадәтханә төзүнең борынгы технологияләрен дә кулланалар.
Төзелеш мәйданчыгында булганнан соң митрополит Феофан һәм район башлыгы Анатолий Иванов төзүчеләр белән агымдагы мәсьәләләр, аерым алганда, янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм бинаны эксплуатацияләүнең технологик үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Митрополит Феофан эшнең уңай динамикасын һәм кулланыла торган төзелеш материалларының тиешле сыйфатын билгеләп үтте.