Рәшидә Ярулла кызы Нуриәхмәтова 1930 елның 5 июнендә Мамадыш районының Кече Кирмән авылында туа. Аның белән бергә гаиләдә тагын 6 бертуган һәм сеңлесе үсә. 12 яшьтән эшли башлаган, җир үлчәү белән шөгыльләнгән. 1956 елда Түбән Як авылында туып-үскән егеткә кияүгә чыга, алар өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар авыл хуҗалыгына багышлый, терлекчелектә лаеклы ялга чыккач та берничә ел эшли. Бүген Рәшидә Ярулла кызының 90 еллык гомере һәм зур тәҗрибәсе бар, ә алда әле бәхетле картлык.
Югыйсә, тантана сәбәпчесенең тагын бер җаваплы миссиясе бар бит-акыл һәм белем багажын 12 оныкка һәм шул ук сандагы оныкчыкларга тапшырырга кирәк.
Рәшидә Нуриәхмәтованы Анатолий Иванов исеменнән, шәхсән үз исеменнән җирлек башлыгы Рафаил Низаметдинов котлады. Җылы теләкләргә сез дә кушылыгыз!