Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында күп балалы Олимовлар гаиләсенә ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова планшет тапшырды. Ирле-хатынлы Ходжимамад һәм Римма Олимовлар 6 бала үстерәләр. Олы улларына 17 яшь, ә иң кечкенәсе Исмаилгә ике ай тулды. 1 сентябрьдә кызлары Зәринә беренче сыйныфка барачак. Гаиләдә барлыгы 4 укучы булачак.
Олимовлар гаиләсе Людмила Николаевнага бүләк өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.