Татарстан Респубикасы Яшьләр Министрлыгы һәм «Җәй» республика үзәге 2020нче елда балаларның ялын оештыруга багышланган кайнар линия эшләтеп җибәрде.

2020 елның 5 июне, җомга

8(843)-207-28-73 һәм 8(953)-999-10-59 номерлары буенча шалтыратып, җәйге лагерьларга бәйле актуаль мәгълүмат (балаларны лагерьларга алып бару/кайту мәсьәләсеннән алып, путевкаларны алуга кадәр) белән танышырга мөмкин булачак. Кайнар линия белгечләре һәр көн төшке ялсыз 8.30дан 20.00га чаклы эшли. Шуны да искә төшерәбез, җәйге сәламәтләндерү лагерьлар кампаниясе кысаларында, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләрен үтәүдән тыш, балаларны кабул итү һәм сәламәтләндерү режимын көчәйтү буенча да эшчәнлек алып барыла. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгы Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә санитар-эпидемиологик һәм профилактик чараларны көчәйтү, дезинфецияләү, шәхси саклану чараларын куллануны арттыру буенча өстәмә чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International