Хөрмәтле тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннар!
Менә күптән көтелгән җәй дә җитте! Җәй хәрәкәт активлыгының артуы һәм баланың физик мөмкинлекләре артуы белән характерлана. Иң мөһиме-ата-аналар шуны истә тотарга тиеш-бернинди шартларда да баланы караучысыз калдырмаска. Даими кайгыртучанлык булганда гаиләдә килеп чыгарга мөмкин булган күп кенә проблемалардан һәм куркыныч хәлләрдән үзеңне һәм балаларны саклап калырга була. Балаларга үз-үзләрен тотуның кайбер кагыйдәләрен аңнарына сеңдерергә кирәк, чөнки аларның сәламәтлеге һәм иминлеге шуларга бәйле.
Җәйге каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә.
Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтә.
Өйдә үзең генә булу кагыйдәләрне үтә.
Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә.
Суда куркынычсызлык кагыйдәләрне үтә.
Олылардан башка елга буйларына барма.
Агач һәм коймаларга менмә.
Яшен, көчле җил, давыл вакытында үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен үтә.
Сәгать 21.00 дән соң олылардан башка урамга чыкма.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре
Тыела: Үзең белән шырпы һәм зажигалка йөртү, аларны кабызып уйнау. Электр приборларын розеткага тоташтырып, караучысыз калдыру. Төзек булмаган электр приборларын файдалану. Газ плитәсен янган килеш калдыру, газ чыгып утыруны булдыру. Газ плитәсе янына әйберләр кую. Үзегез электр приборларын ремонтлау. Өлкәннәрдән башка учак ягу.
Рөхсәт ителә: Янгын очрагында янгын сүндерүчеләрне чакырту. Куркыныч турында сигнал бирү. Янгын сүндерүчеләрне каршы алу, урынын күрсәтү. Эвакуация планын белү. Өлкәннәрне ярдәмгә чакыру. Әгәр төтен булса, бинадан шуышып чыгу. Янгын булган урыннардан кешеләрне коткару. Янган кешене, әйберне җәймә белән каплау.
Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр
Урамда кычкырып сөйләшү, көлү – әдәпсезлек. Урамны чүпләмә: көнбагыш чүбе, конфет кәгазе, җиләк- җимеш чүбе, кәгазь һ.б. ташлама. Кинотеатрда тавышланма, йөгереп уйнама. Тамашачыларга комачаулама: сызгырма, кычкырып сөйләшмә, урындыклар белән тавыш чыгарма. Залдан чыкканда ашыкма, этешмә. Итәгатьле, тәртипле бул. Җәмәгать урыннарында булу вакытын исеңнән чыгарма.
Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре Таныш булмаган кеше белән сөйләшмә. Үзеңнең телефон номерыңны чит кешегә әйтмә. Өй номерыңны, адресыңны чит кешегә әйтергә ярамый. Таныш булмаган кеше белән дорфа сөйләшмә.
Өйдә үзең генә булганда куркынычсызлык кагыйдәләре
Таныш булмаган кешегә өй ишеген ачарга, аны өйгә кертергә ярамый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл итеп үтә. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә. Чит кешегә таныш урында ачкычыңны калдырма. Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре. Аерым билгеләнгән урында гына су коен. Һава температурасы һәм су температурасы җитәрлек булганда гына коен. Таныш булмаган урында су коенма. Ялгыз гына су коенма. Теләсә кайда суга чумып уйнама. Су буенда бер-береңне этеп, батырып уйнама. Өлкәннәрдән башка тирән сулыкларда көймәләрдә, салда йөзмә. Су аркылы чыкканда чиратлап кына чык. Су буйларын чүпләмә. Баткан булып алдап уйнама.
Ачык тәрәзәләрдән сак булыгыз, бала тәрәзә төбенә менәргә тиеш түгел.
Шулай ук балаларга хайваннар белән аралашканда нәрсә эшләргә мөмкин һәм нәрсәгә юл куяа ярамый икәнен аңлатырга кирәк. Мәсәлән, йортсыз этләрне һәм мәчеләрне ашатырга мөмкин, ләкин аларга кагылырга һәм кулга алырга ярамый.