Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге халыкка «Казан шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе базасында (Алга таба - «ярдәм үзәге») 06.06.2020 (төркем формалашкан саен) «Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе»ндә уку башларга планлаштыруы турында хәбәр итә. Укыту дистанцион формада үткәреләчәк.
Өстәмә мәгълүмат артыннан Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: ТР, Мамадыш ш., М. Җәлил ур., 23/33, каб.201.