Мамадыш районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлде. Бүген диагноз районның 24 кешесендә рәсми рәвештә расланган. Инфекциягә каршы көрәш буенча Оператив штабның соңгы утырышында КРВЙ һәм хастаханәдән тыш пневмония буенча статистика да яңгырады. Район башлыгы Анатолий Иванов вирус чиренең симптомнары ачыкланган кешеләрнең үзизоляцияләү режимын үтәүләрен контрольдә тотуны таләп итте. Аның фикеренчә, югары температура өйдә калырга сәбәп булып торырга тиеш, авыру йоктыручының гаилә әгъзаларына да шундый ук режимны сакларга киңәш ителә, ә эш бирүчегә предприятиедә авыру таралмасын өчен шартлар тудырырга кирәк. Моннан тыш, район башлыгы көн саен КРВЙ һәм хастаханәдән тыш пневмония белән авыруның һәр яңа очрагы турында хәбәр итүне сорады.
Форсаттан файдаланып, Анатолий Иванов мамадышлыларга үзизоляция режимына мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртү үтенече белән мөрәҗәгать итте: «Бик күп кешеләр әлегәчә хәлнең җитдилеген аңламый. Битлек-перчатка режимы барысы да үтәлми, кунакка бару кичектерелми. Шул ук вакытта, без төрле яктан авыруның эре учаклары белән әйләндереп алынган – Казанда, Чаллыда көн саен сovid-пациентларны ачыклыйлар. Мамадышлылар, мин сезне чит кеше турында түгел, ә үзегез, якыннарыгыз турында кайгыртуыгызны сорыйм. Хастаханәгә язылу буенча гына, кибеткә-битлек һәм перчаткаларда гына , - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы якташларына.