Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Мамадыш районында 86 һәйкәл төзекләндереләчәк

2020 елның 18 апреле, шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Мамадыш районында 86 һәйкәлне төзекләндерү планлаштырыла. Мондый сан аларның торышын җентекләп анализлаганнан соң яңгырады.  Моннан тыш, район башлыгы Анатолий Иванов һәйкәлләрне яңадан төзергә кирәк булган торак пунктлар исемлеген төзергә кушты.

Тормыш авыр, чор да катлаулы,, әмма ветераннарыбызга күпкә катлаулырак булгандыр. Без тарих өчен шундый мөһим объектларны тиешле хәлгә китерү өчен ресурслар табарга тиеш. Моңа формализмнан башка гына керешегез, - диде район башлыгы Анатолий Иванов авыл территорияләре җитәкчеләренә.

Һәйкәлләрне  капиталь ремонтлауга 6 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International