Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2020 елның 17 апреле, җомга

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

2020 елның 18 апреле 18 00.-  19 апрель 18.00 сәгатькә кадәр.

18 апрельдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән җепшек кар, яңгыр явачак. Көндез яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+4˚, көндез +5..+10˚ градус.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 19 апрелендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин .

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сез урамда булганда башланса, җир асты кичүе яки подъездларда һәм  биналарда  яшеренергә киңәш итәбез.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International