Мамадышлыларны ОРВИ симптомнары белән медицина учреждениеләренә йөрмәскә, ә ашыгыч ярдәм чакыртуларын сорадылар.

2020 елның 17 апреле, җомга

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 19.03.2020 ел, № 198н санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы халкының сәламәтлеген саклауны тәэмин итү һәм яңа коронавирус инфекциясен (COVID-19) таратмау максатларында, Мамадышлыларны ОРВИ симптомнары белән медицина учреждениеләренә килмәскә, ә ашыгыч ярдәмне өйләренә чакыртуларын сорадылар.

«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУ учреждениесендә 2020 елның 1 апреленнән кичектергесез (ашыгыч) пациентларны гына кабул итү һәм дәвалау оештырыла. Халыкка планлы амбулатория-поликлиника медицина ярдәме күрсәтү, планлы вакцинация уздыру вакытлыча туктатылып тора, пациентларны тәүлек буе эшли торган койкаларга һәм көн стационары койкасына планлы госпитализацияләү туктатылган.

Табиблар - терапевтлар һәм педиатрлар түбәндәге телефоннар аша дистанцион  кабул итәләр :

Консультация өчен номерлар:

- өлкән яшьтәгеләр өчен - 2-20-00, 3-16-75.;

- балалар өчен - 2-20-00, 3-28-09;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International