Мамадыш районында яшәүченең коронавирус диагнозы расланган. Зарарлану Казанда чакта контакт юлы белән килеп чыккан. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Мамадыш районындагы территориаль бүлегендә якташыбызның инкубация чорын да районнан читтә уздыруын, димәк, туганнары белән очрашмавын билгеләп үттеләр. Медицина учреждениесенә ир ОРВИ симптомнары белән мөрәҗәгать иткән, әмма тест диагнозның җитдирәк булуын күрсәткән. Бүген авыру Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина күзәтүе астында.
Шул ук вакытта район җитәкчелеге чираттагы тапкыр халыкны үзизоляцияләү режимын бозмаска һәм электрон пропусклардан явызларча файдаланмаска чакырды. Балигъ булмаган балаларның иминлеге турында кайгыртмаган һәм аларны контрольдә тота алмаган ата-аналар белән сөйләшү аеруча катгый тонда булачак.