Мамадышлыларга яшелчә үстерү өчен җир кишәрлекләре тәкъдим итәләр

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Район башкарма комитетында халыкка чираттагы тәкъдим белән чыктылар. Бакча кишәрлекләре булмаган Мамадышлылар аларны Красногорка авыл җирлеге территориясендәге җирләрдән алырга мөмкин. Бүген 8(85563)3-31-00 телефоннары аша заявкалар җыела башлады.

Район муниципалитетында яшелчә үстерергә теләүчеләргә җирне эшкәртергә туры килмәячәк, аны алдан ук утыртырга әзерләячәкләр. Мондый чара  район халкының үтенечен исәпкә алып кабул ителә, алар килеп туган шартларда яшелчәчелек белән шөгыльләнергә һәм өстәмә керем чыганаклары булдырырга теләүләрен белдергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International