Мамадышлыларга район территориясеннән имин булмаган санитар-эпидемиологик хәлдәге һәм потенциаль куркыныч булган затларны ачыклауда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Бүген карантин срогы чит ил сәфәрләреннән туган якларына әйләнеп кайткан тагын 6 мамадышлы өчен тәмамлана. Хәер, якын арада район өчен кичәге туристлар түгел, ә Россия мегаполисларында яшәүчеләр аеруча куркыныч тудырырга мөмкиннәр – аларның күбесе туганнарына килә, бер өлеше, эш булмау яки предприятиеләрне вакытлыча ябу сәбәпле, өйләренә кайта. Аларның һәркайсы,14 көнгә үзизоляцияләдә булырга тиеш.
Авылда хәрәкәтне контрольдә тоту җайга салынган инде, проблемалы участоклар булып шәһәребез һәм районның иң зур авыл җирлеге – Красная Горка кала. Шуңа бәйле рәвештә халыктан үтенеп сорыйбыз:
- бер сәбәпсез читкә чыкмаска;
- туганнарга, дусларга визитлардан чикләнергә һәм пандемия чорында үз территориягездә генә торырга;
- имин булмаган территорияләрдән килүчеләр турында мәгълүмат булган очракта, аны авылларда – авыл җирлекләре башлыкларына, шәһәрдә – 3-17-51 телефоны шалтыратып әйтергә;
Килүчеләрнең үзләренә мөрәҗәгать итәбез. Әгәр дә сез Мамадыш районына кайтып, туганнарыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куярга теләмәсәгез, үз-үзегезне изоляцияләү режимы турында аңлатма алырга телисез икән, бу хакта Роспотребнадзор Идарәсе бүлекчәсенә, Үзәк район хастаханәсенә, авыл җирлеге башлыгына хәбәр итегез.