Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кайнар линия эшләтеп җибәрде, аңа шалтыратып гражданнар күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта нишләргә кирәклеген һәм аның сәбәпләрен 2020 елның 30 апреленә кадәр ничек бетерергә кирәклеге турында белә алачаклар.
Кайнар линия көн саен - дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8.00 - 12.00 сәгать һәм 13.00 - 17.00 сәгатькә кадәр; җомга көнне, кыскартылган эш көне уңаеннан, 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр уздырыла. Әлеге мәгълүматны игътибарга алуыгызны сорыйбыз!
Кайнар линия телефоны 8(843)255-25-71. Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!