Мамадыш районында аз керемле күп балалы гаиләләр азык-төлек җыелмалары алдылар

2020 елның 11 апреле, шимбә

Бүгенге көндә Мамадыш районыннан 1064 укучы азык-төлек җыелмасы алды яки шушы көннәрдә алачак. Исегезгә төшерәбез, күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга адреслы ярдәм күрсәтү турында район башлыгы Анатолий Иванов боерык бирде. Моннан тыш, ул продуктларның сыйфатына игътибар итәргә, ә чараның үтә күренмәлелеге өчен товарлар исемлеген бастырырга кушты. Билгеләп үтик, киләсе атнада тагын бер исемлек формалаштырылачак, анда ата-аналарының керемнәре түбән булган мәктәп укучыларының яңа фамилияләре керәчәк.

Ә бүген өч балалы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 773 укучы азык-төлек җыелмалары  алды,анда түбәндәге продкутлар кергән:

Карабодай ярмасы

- Дөге ярмасы

- Сөт

- Сөтле прәннекләр

- Макарон әйберләре

 Печенье

- Шикәр комы

- Борчак ярмасы

- Солы ярмасы (Геркулес))

- Көнбагыш мае

 Шоколад

- Манный ярмасы

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 241 бала, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән 50 укучы азык-төлек җыелмалары алдылар:

Карабодай ярмасы

- Дөге ярмасы

- Сөт

- Сөтле прәннекләр

- Макарон әйберләре

 Печенье

- Шикәр комы

- Борчак ярмасы

- Чәй

- Көнбагыш мае

Сыер итеннән ясалган  консерва

- Манный ярмасы

- Куертылган сөт

- Әфлисун

- Кәнфитләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International