КДЭУ Ачык ишекләр көне уздырачак

2020 елның 10 апреле, җомга

Казан дәүләт энергетика университеты энергетика һәм башка фәнни тармаклар өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча Россиянең алдынгы техник вузларының берсе булып тора.

Һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү, ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне популярлаштыру һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына Казан дәүләт энергетика университетында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен югары белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү максатларында 12 апрель көнне 10.00 сәгатьтә ачык ишекләр көне үткәрелә.

РФ территориясендә яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү шартларында КДЭУ Ачык ишекләр көне дистанцион рәвештә, ОНЛАЙН-режимда үткәреләчәк. Чара сайтына сылтама буенча күчәргә мөмкин https://postupi.kgeu.ru/КДЭУның Ачык ишекләр көне сайтында түбәндәгеләр белән танышырга мөмкин:

югары уку йорты, юнәлешләр турында актуаль мәгълүмат

студентларны укыту һәм яшәү шартлары, КДЭУга керү кагыйдәләре;

 университет буйлап виртуаль экскурсия ;

2020 елның 12 апрелендә 10.00 сәгатьтә (расписание буенча) университет җитәкчелеге, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаренең онлайн-чыгышларын күрергә мөмкин,

институт җитәкчеләренә кызыксындырган сорауларны бирергә һәм онлайн-консультацияләр һәм җаваплар алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International