Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм аның ярдәмчесе Радик Гыйниятов мамадышлыларга 100 азык-төлек җыелмасын тапшырдылар. Бүген волонтерлар аларны инвалидлыкның 1 нче төркеме авыруларына, аз тәэмин ителгән пенсионерларга һәм гемодиализда булучыларга тараттылар.
Бу атнада азык-төлек җыелмаларын күп балалы гаиләләрдән мәктәп укучылары да алачак. Бу хәерле эш район җитәкчелеге инициативасы белән үткәрелә. Моннан тыш, бүген оператив штаб утырышында район башлыгы Анатолий Иванов “кәгазь тутыру” белән азрак шөгыльләнергә һәм кыен хәлдә калган гаиләләрне ачыклау буенча эш алып бару бурычын куйды.
- Педагоглар белән сөйләшегез, тренерлар белән аралашыгыз - сез безнең кешеләрнең ничек яшәүләре турында белергә тиеш, - дип ассызыклады Анатолий Иванов үзенең мөрәҗәгатендә.