Татарстанда 10 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары — күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев хәбәр итте.

«Коры чирәм, чүп янып китүгә юл куймау, табигый янгыннарны киметү максатыннан, торак пунктларны янгыннан саклау буенча аерым режим кертү турында Татарстан Министрлар Кабинеты карары кабул ителде», — диде ул.

Бакчачылык ширкәтләрен, халыкның күпләп ял итү урыннарын йөреп чыгар өчен янгын сүндерү, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә хезмәткәрләре, үзирекле янгын сүндерүчеләрдән торган профилактик төркемнәр булдырылган.

«Махсус режим чорында республика территориясендә учак кабызу, коры чирәм яндыру тыела. Шулай ук, урман янгыннары чыгу куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга, пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Янгынга каршы махсус режим чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар күләме 2 тапкырга арта. Гадәттәге гражданнар өчен бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар 2-4 мең сум тәшкил итә, вазыйфаи затлар өчен - 15-30 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International