Мамадышның тагын бер предприятиесе үзизоляцияләү режимын исәпкә алып эшли башлаячак. Авыл кешесенә балык алырга Балык заводының фирма кибетенә йөрергә туры килмәс, җәен, корбан, сазан балыкларын график буенча районның һәр торак пунктында сату оештырылачак.
Хәзер район башкарма комитетының икътисад бүлеге сатуга чыгу датасын, сәүдә өчен уңайлы урыннарны билгели. Авылларда чиратлар булмасын өчен, сатып алучыларның дистанцияне үтәүләре буенча аерым контроль алып барылачак, сатучылар битлекләрдә һәм перчаткаларда хезмәт күрсәтәчәк.
Әгәр заказ 10 килограммнан артса, шәһәр халкына да балыкны өйгә алып килеп бирәләр. Заказлар өчен телефон: 8-939-318-45-24 (көн саен 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты - 12:00 дән 13:00 сәгатькә кадәр).