Мамадыш районының күп балалы гаиләләре азык-төлек җыелмасы рәвешендә ярдәм алачак

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Бүген иртән район башлыгы Анатолий Иванов үз-үзләрен изоляцияләү режимы шартларында иң авыр хәлдә калган күп балалы гаиләләрне азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итәргә кушты. Җитәкчелек тарафыннан 1032 гаиләгә өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк, аларда 3 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә.

 Әлеге ярдәмнән мөмкинлекләре чикләнгән укучылар да файдалана алачак. Азык-төлек җыелмасына берничә төр ярма, макарон әйберләре, җиләк-җимеш һ.б. керә.

Боларның барысын да мамадышлылар бу атнада ук ала алачак – Ашамлыклар Барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп тапшырылачак, авыл җирендә аларны белем бирү оешмалары җитәкчеләре таратачак, шәһәрлеләр өчен шулай ук өйләренә илтеп җиткерүне оештырачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International