Пенсия фонды «Татарстан почтасы» Федераль Пенсия системасы идарәсе аша түләүләр алучы гражданнарга пенсияләрне вакытыннан алда түлиячәк

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

            Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель аена татарстанлыларга пенсияләрне, пособиеләрне һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда түләү гамәлгә ашырыла.

              Түләү пенсияләрне илтеп җиткерү графигы белән билгеләнгән даталардан иртәрәк, "Татарстан почтасы" УФПС аша пенсияләр алучы гражданнарга, пенсия алу адресы буенча өйдә булу үтенече белән башкарыла.

                Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, Россия Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, ПФР сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталында, оператив мәгълүмат, шулай ук Россия Пенсия фонды органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фондының Контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга була: 8 (843) 2-79-27-27

Үзегезне изоляцияләү режимын саклагыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International