Мамадыштан Башковларның күп балалы гаиләсенә саклагыч битлекләр тегү идеясе ничек килгән? Ни өчен аларны бушлай таратырга булганнар? 11 бала тәрбияләнә торган Мамадыштан күп балалы гаилә тарихы.
- Алевтина Сергеевна, сезгә битлек тегү идеясе ничек килде?
Үзегез дә аңлыйсыз, хәзер авыр вакытлар. Мин ничектер Мамадышта бер даруханәгә, икенчесенә, өченчесенә кердем - беркайда да битлекләр булмады. Без аларны Казанда да, Яр Чаллыда да тапмадык. Менә шул вакытта башыма бер фикер килде - нигә үзебезгә тегә башламаска: тукыма сатып алырга мөмкин, тегү машинасы бар, без күп һәм эшсез утырабыз. Кирәкле материалларны сатып алдык та, тегү эшен башладык. Без бу битлекләрне акчага түгел, ә авыр хәлдәге кешеләргә бушка бирәбез. Мине максатым – балаларымны эшкә һәм мәрхәмәтлелеккә өйрәтү, ди Алевтина Сергеевна.
Татарстанга җылы килә. 8 апрельгә һава торышы фаразы.
Һава торышы
2020 елның 8 апреленә
2020 елның 7 апрелендә 18 сәгатьтән 8 апрель 18 сәгатькә кадәр
Казан Буенча:
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-5˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +9..+11˚.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән юеш кар, көндез яңгыр явачак.
Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +8..+12˚.
Көнбатыш Кама Аръягы Буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән юеш кар, көндез яңгыр явачак.
Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚.
Көндез максималь һава температурасы +5..+8˚.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән юеш кар, көндез яңгыр явачак.
Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, көчәйгәндә 14 м/с кадәр, 7 апрельдә кичен урыны белән 17 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-7˚.
Көндез максималь һава температурасы +3..+7˚.