Начар метеорологик күренешләр:
Игътибар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 6 апрельдә 18 сәгатьтән 7 апрельгә кадәр, тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә; төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран, юлларда бозлавык булачак.
Төнлә минималь температура -2.. -4. Көндез һаваның максималь температурасы +4..+7.
2020 елның 6 апрелендә 18 сәгатьтән 7 апрель 18 сәгатькә кадәр
Начар метеорологик күренешләр:
6 апрельдә кич белән, тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр), төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә-иртән кар, кыска вакытлы буран, көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚.
Көндез максималь һава температурасы +2..+5˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.
Көнбатыш Кама Аръягы Буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә-иртән кар, кыска вакытлы буран, көндез явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚.
Көндез максималь һава температурасы +3..+6˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә-иртән кар, кыска вакытлы буран, көндез явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4˚.
Көндез максималь һава температурасы +4..+7˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.