Мамадышта эш көне булмаган көннәрдә балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгардылар.

2020 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш көннәре вакытында балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга кушты. Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Билгеләп үтик, элегрәк бу тема җирле дәрәҗәдә каралган иде. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары абонент түләвен түләмәсеннәр өчен чаралар күрергә кирәклеген әйткән иде. Бүгенге көндә Мамадыш шәһәрендә ике балалар бакчасы эшли, аларда 8 бала йөри, бер мәктәпкәчә учреждение Түбән Ушма авыл җирлеге территориясендә эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International