«НАШЕВИДЕНИЕ» («БЕЗНЕҢКҮЗАЛЛАУ») исеме астында видеороликлар, кавер версияләр һәм клиплар конкурсы игълан ителде. Проектны оештыручылар - Мамадыш муниципаль районының МКУ «Мәгариф бүлеге» МКУ һәм « Балалар һәм яшүсмерләр йорты» МБМУ. Иҗади конкурста Мамадыш шәһәрендә яшәүче (туып-үскән) һәр кеше катнаша ала. Бу конкурста бер генә кеше дә, шулай ук берничә кешедән торган иҗади коллектив та катнаша ала.
Конкурс 3 этапта үткәрелә:
1 этап-сайлап алу этабы (2020 елның 28 мартыннан 2020 елның 15 апреленә кадәр);
2 этап-жюри эше (2020 елның 15 апреленнән 2020 елның 20 апреленә кадәр);
3 этап - конкурс нәтиҗәләрен игълан итү (2020 елның 20 апреле).
Конкурска тематикага туры килә торган теләсә нинди мөмкин булган чаралар белән төшерелгән (булдырылган) видеороликлар бирелә.
Бу турыда тулырак https://vk.com/wall-66031275_2486 таныша аласыз.