Мамадыш районы чәчү кампаниясенә әзер.

2 апрель 2020 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Мамадыш районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр. Комиссияне мобилизацион әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләр секторы мөдире Айдар Сәлахов җитәкләде.

Маршрутның беренче ноктасы Түбән Ушма авылында «Продпрограмма» АПК җәмгыяте булды. Комиссиягә техника, чәчү комплексларын күрсәттеләр.

««Продпрограмма» АПК җәмгыяте язгы эшләргә бик яхшы әзерләнгән. Вак - төякләрне эшләп бетерәсе генә кала», - дип шәрехләде Айдар Салахов. Белгечләр сүзләренә караганда, Мамадыш районы чәчүгә 95% -97% әзер. Фаразлар буенча, эшләр гадәттәгедән иртәрәк башланачак. Апрель урталарында Сабан чәчәчәкләр. 1 майга иртә культураларны чәчү төгәлләнер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования