Малмыжка, Яковка, Яңа Комазан авылларында яшәүчеләрне су басу куркынычы турында кисәтәләр. Су басу куркынычы Арпач елгасы Нократка кушылган урында боз бөгәлү сәбәпле килеп чыккан.. Хәзер урында 5 нче эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре эшли. Белгечләр эвакуациягә әзер булырга кирәклеге турында кисәттеләр - шәхси әйберләр, документлар күренеп торган урында ятарга тиеш, тиз арада өйдән чыгып китәргә кирәк булган огчракта аларны үзләре белән оператив рәвештә алырга, көнкүреш приборларын сүндерергә кирәк. Йорт хайваннары турында да алдан кайгыртырга кирәк. Бу ситуация район башлыгы Анатолий Ивановның шәхси контролендә. Ул күрсәтелгән торак пунктларда яшәүчеләрне генә түгел,ә барлык мамадышлыларны да Нократ елгасы һәм башка сулыкларның яр буйларында йөрмәскә чакырды.