Татарстанда өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар эшләп китте

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министрлыгы Цифрлы Трансформация үзәге һәм Ак Барс Цифрлы Технологияләр командасы белән берлектә, үз-үзен изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар алу өчен сервис эшләде һәм ангы эшләтеп җибәрде. Татарстан әлеге системаны гамәлгә ашыручы илдә беренче төбәк булды.

30 марттан Татарстан территориясендә, коронавирус инфекциясенең киң таралуын булдырмау максатында, республика халкы өчен изоляция режимы кертелде. Аны сыйфатлы үтәү һәм гражданнарны уңайлы итү өчен яңа сервис эшли башлады, анда өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар рәсмиләштерергә мөмкин. Проект Цифрлы Трансформация үзәге һәм Ак Барс Цифрлы Технологияләр командасы белән берлектә Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Пропуск алу өчен системада теркәлергә кирәк. Моның өчен шәхси мәгълүматларны күрсәтеп һәм эшкәртүгә ризалык белән 2590  кыска номерга SMS җибәрергә кирәк булачак. Мәгълүмат текстының үрнәге: Регистрация#Петров#9200123876#Казан шәһ. Спорт урамы, 33 йорт#Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза.

 

Җавап хәбәрендә яшәүченең шәхесен һәм аның яшәү урынын идентификацияләүче уникаль код киләчәк. Системада барлык республика халкына теркәлергә тәкъдим ителә.

Әгәр дә кешегә үз-үзен изоляцияләү вакытында аның урынын калдырып китәргә кирәк икән, ул "ЦЕЛЬ" тексты белән 2590 номерына хәбәр җибәрергә һәм тормыш ситуациясенең номерын күрсәтергә тиеш:

1.судта булу;

2. Балигъ булмаганнарны мәгариф оешмаларына илтеп җиткерү;

 3. медицина / ветеринария оешмасына бару;

4. күмүдә катнашу;

5. паспортны торгызу;

6.дачага (шәһәр читендәге йортка) чыгу/ дачадан (шәһәр читендәге йорттан) кайту;

7. кредит оешмаларына һәм почта бүлекчәләренә бару;

8. Дарулар, азык-төлек продуктлары һәм беренчел предметларны китерү

9. Яшәү (булу) урынын үзгәртү.

Үз-үзен изоляцияләү режимы вакытында эшкә йөрергә тиешле Татарстан халкына пропуск рәсмиләштерергә кирәкми. Эш урынына барып җитү һәм кире кайту өчен, алар эш бирүченең белешмәсе булган очракта гына өйдән чыга алачак. Волонтерлар өчен азык-төлек һәм дарулар китерә торган белешмәләр бирүне ТР Яшьләр министрлыгы башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International