Мамадышта балалар мәйданчыклары, башка халык күп йөри торган урыннарны махсус тасма белән әйләндереп ала башладылар. Махсус сигнал тасмалары - үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искәртә. Исегезгә төшерәбез, 31 мартка Россия территориясендә коронавирус белән авыруның 2331 очрагы теркәлгән, аларның 17се үлгән. Коронавирус 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен генә куркыныч булудан туктады, бүген аннан зарарлану куркынычы хәтта яшь буынга да яный.