Мамадышлыларны юлларда бозлавык турында кисәттеләр
2019 елның 1 апрелендә төнлә һәм көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы буенча һәм Казанда томан көтелә.
2019 елның 1 апреленә
2019 елның 31 мартында 18 сәгатьтән 2019 елның 1 апрель 18 сәгатькә кадәр:
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз явым-төшемнәр, нигездә, яңгыр рәвешендә. Урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+2.
Көндез максималь һава температурасы +5..+7.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз явым-төшемнәр, нигездә, яңгыр рәвешендә.Бозәлавык булырга мөмкин.
Төнлә һәм көннең беренче яртысында аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 -17 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+4.
Көндез максималь һава температурасы +4..+9.