2020 елның 30 мартында 07.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Азина урамындагы юл участогы (Домолазов урамыннан Ленин урамы чатына кадәр) юл йөрү өчен ябылачак. Вакытлыча уңайсызлыклар Мамадыш су каналы тарафыннан җир эшләре башкарылуга бәйле. Җәмәгать транспорты юлның параллель участогы - Габдулла Тукай урамы буенча барачак. Машина йөртүчеләрдән әлеге участокны йөреп чыгу өчен башка маршрутлар сайлауны сорыйбыз.