Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау максатларында салым органнары салым инспекцияләренә килүне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итә.
27 марттан урыннардагы салым органнары бүлекләре, салым инспекциясенең интерактив сервисы аша алдан кабул итүләргә язылган кешеләргә генә хезмәт күрсәтә. Ә урыннардагы бүлекләргә балалар белән килергә теләүчеләргә һәм 65 яшьтән өстә булган кешеләргә кабул итүләргә язылмаска киңәш ителә, аларга хезмәт күрсәтү туктатып торыла. Федераль салым хезмәте гражданнар сәламәтлеген кайгырту максатында якын аралашып эшләүдән читләшергә чакыра.
Россия Федераль салым хезмәте салым органнарының дәүләт хезмәтләрен алу һәм элемтәнең телекоммуникацион каналлары аша электрон рәвештә контактсыз ысул белән башкару шулай ук рәсми сайт аша www.nalog.ru электрон сервислар белән куллану мөмкинлеген гамәлгә ашырды:
"Физик затлар өчен шәхси кабинет"
«Шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты»
"Салым һәм пошлиналарны түләү тәртибе"
"Салым калькуляторы"
"Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итү"
«Еш бирелә торган сораулар»
"Шикаять турында белергә" һ. б.