Мамадышлыларны “Җир сәгате” акциясенә кушылырга чакыралар

2020 елның 27 марты, җомга

Иртәгә, 28нче март көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр бөтен дөньяда ел саен була торган масштаблы “Җир сәгате” экология акциясе уздырылачак.

Әлеге акция ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә. Һәм төрле дәүләт халыкларының энергия ресурслар саклау, планетар масштабта экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра.

Акциядә катнашучыларга бер сәгатькә биналарны, корылмаларны, архитектур формаларны, яктырткычларны, торак йортларда электр утын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны күрү тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International