Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча чаралар үткәрелү сәбәпле, Татарстанда укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Бу карар бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде, дип билгеләп үтте брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Шуңа бәйле рәвештә, өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт һәм ял секцияләре, сәнгать мәктәпләре һәм музыка мәктәпләре 12 апрельгә кадәр каникуллар режимында булачак.