Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның Мәдәният хезмәткәре көне белән котлавы

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать һәм әдәбият эшлеклеләре, музей һәм китапханә хезмәткәрләре, өлкә ветераннары, сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.

Районның динамик үсеше бай гореф-гадәтләребезгә таянмыйча, рухи тамырларга сакчыл караштан башка мөмкин булмас иде. Безнең район кебек күпмилләтле территориядә өлкәне үстерү, җәмгыятьне югары патриотизм рухында тәрбияләү, киләчәк буыннар өчен ныклы ориентирлар формалаштыру, халыклар арасында диалогны ныгыту – сез уңышлы башкара торган өстенлекле бурычлар.

Соңгы 8 ел эчендә районда 8 яңа клуб һәм мәдәният йорты төзелде, 4 бина капиталь ремонтланды, мәдәният учреждениеләренең матди базасы даими яңартылып тора. Ел саен районның 10 авыл җирлегеннән музыка аппаратурасы һәм җиһазлары алу, үзешчән сәнгать коллективларының, фольклор коллективларның сәхнә костюмнарын яңарту өчен өстәмә акча алалар. Балалар фестиваль хәрәкәтен алга этәрү буенча да актив эш алып барыла, «Созвездие – Йолдызлык» республика фестивалендә катнашучыларның костюмнарын тегүгә акча бүлеп бирелә.

Шунысы куанычлы, ярдәм чаралары үзен аклый - безнең коллективлар төрле республика конкурсларында призлы урыннар һәм Гран-при яулыйлар. Мамадыш районы «Сабантуй» төбәк бәйрәмнәрендә, Белоруссиядә уза торган «Днепровские голоса в Дубровно» халыкара җыр һәм музыка фестивалендә республикабызны лаеклы тәкъдим итә.

Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең белем дәрәҗәсен һәм һөнәри осталыгын арттыру өстендә дә эшлиләр. Бу эштә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты белән актив хезмәттәшлек җайга салынган. Соңгы 3 елда гына да 90га якын кеше һөнәри белем алды.

Үзләрен мәдәнияткә һәм сәнгатькә хезмәт итү эшенә багышлаган барлык кешеләргә хезмәт сөючәнлегегез, тугрылыгыгыз һәм һөнәри осталыгыгыз, кешеләргә бүләк иткән җылылык өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Сезгә чын күңелдән иҗади илһам һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International