Мамадыш сәнәгать паркында яңа завод төзеләчәк

2020 елның 24 марты, сишәмбе

«Нократ» («Вятка») сәнәгать паркы территориясендә яңа завод барлыкка киләчәк. Пропиленнан әйберләр чыгару, аерым алганда, азык-төлек продуктлары өчен төргәкләр (упаковка) җитештерү белән шөгыльләнәчәк «ВяткаПласт» төзелешенә 2020 елның җәендә керешү планлаштырыла. Бүгенге көндә инженер-геологик эзләнүләр тәмамланган, проект-смета документациясен әзерләү бара. Инде бүген үк билгеле булганча, предприятие җитештерү эшчәнлегенең беренче этабында елына 57 миллион әйбер чыгарырга ниятли. Шул ук чорда 33 вакансия ачылачак. Исегезгә төшерәбез, 2 резидент сәнәгать паркы территориясендә уңышлы эшли инде - бу «Экспедишн» ҖЧҖ һәм ИП Әхмәтшин Р.Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International