Мамадышта битлекләрне үзәк хастаханәгә кергәндә өләшә башлаячаклар

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Мамадышта коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар күрелә. Район башлыгы Анатолий Иванов йөкләмәсе буенча, «Мамадыш промкомбинаты» ҖЧҖ  сулыш органнарын яклау өчен күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегеп куйганнар. Исегезгә төшерәбез, мондый карар җирле даруханәләрдә шәхси саклану чаралары дефициты ачыкланганнан соң кабул ителде. Иртәгәдән битлекләр үзәк район хастаханәсенә кергәндә биреләчәк. Моннан тыш, алар белән турыдан-туры халыкка хезмәт күрсәтү белән бәйле предприятиеләр, учреждениеләр һәм хезмәт коллективлары бушлай тәэмин ителәчәк. Мисал өчен, почта, пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре һәм башкалар мондый битлекләрне иң беренчеләрдән булып алачак.

Моннан тыш, битлекләр шәһәр кибетләрендә дә пәйда булачак. Аларга  бәя – 20 сум билгеләнгән, битлекләр түбәндә күрсәтелгән сәүдә объектларында сатылачак:

"Диләрә" кибете-Мамадыш ш., Совет ур., 24

"Энҗе" кибете-Мамадыш ш., Толстой ур., 7 " А»

"Пчелка" кибете-Мамадыш ш., Тукай ур., 23

"Левша" кибете-Мамадыш ш., Ленин ур., 121 " А»

"Шатлык" кибете-Мамадыш ш., Киров ур., 14 " А»

"Свежий хлеб" кибете-Мамадыш шәһәре, 8 Март 11 " Б»

"Яшьлек" кибете-Мамадыш шәһәре, Юл төзүчеләр ур., 4 " А»

"Акчарлак" кибете-Мамадыш шәһәре, Давыдов ур., 158 " А»

"Фасоль" кибете - «Мамадыш "с/з поселогы, Тынычлык ур., 1" Б»

"Лагуна" кибете - "Мамадыш" с/з поселогы, Школьная ур., 5.

Билгеләп үтик, битлекне 2-3 сәгать дәвамында саклану өчен кияргә була, кабат куллану өчен аны юарга һәм утюгларга кирәк. Шул ук вакытта пар генерациясе функциясен дә кулланырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International