«Сугыш -балалар күзлеге аша» («Война глазами детей») композицион эшләнмәләр конкурсы Җиңү көненең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырыла. Оештыручылары булып «Мамадыш туган якны өйрәнү музее» МБУ, Мамадыш районының «Хәтер» социаль үсеш фонды, Мамадыш районының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, Чиләбе шәһәренең «Булат» Әфганстанда сугыш инвалидлары Иҗтимагый фонды, «Мамадыш муниципаль районының десантчылар берлеге» иҗтимагый оешмалары тора.
Конкурста Мамадыш районы мәгариф оешмаларының 4-11 сыйныф укучылары һәм студентлары катнаша ала. Конкурс эшләре үз куллары белән башкарылырга һәм өч номинация буенча бәяләнергә тиеш: «Җиңү көне», «Сюжетлы хәрби сугыш», «Сюжетлы хезмәт героизмы». Иҗади проектлар 2020 елның 24 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мамадыш шәһ., Совет ур., 12 Б йорт, белешмә өчен телефон: 3-35-14. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.