Мамадышта чираттагы тапкыр коронавирусны профилактикалау темасы буенча фикер алыштылар. Район территориясендә вәзгыять тыныч, әмма инфекция таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар күрелде. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә «Забота» КЦСОН базасында «кайнар линия» эшли. Район җитәкчелеге карары белән тагын бер линия район башкарма комитеты базасында ачылачак. Шул рәвешле, ялгыз яшәүче пенсионерларның өйләренә азык-төлек һәм дару чараларын китерү өчен өч номердан файдалану мөмкинлеге бар.
Эш көннәрендә 8:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр заявкалар 8(85563)3-24-69, 3-31-00 телефоннары буенча кабул ителәчәк, ял көннәрендә һәркем шалтырата алачак телефон: 3-12-36.