1 апрельдә Мамадыш районында территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык башлана.

2020 елның 20 марты, җомга

1 апрель көнне Мамадыш районында территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башлана. Бу хактагы карарны Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе имзалады.

2 ай эчендә урамнарны кыштан җыелган чүп-чардан һәм пычрактан чистарту, ишегалды территорияләрен, юлларны, биналарның фасадын, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Гадәттәгечә, эшләрнең төп өлеше ТКХ хезмәткәрләре көче белән башкарылачак. Елдагыча шәһәрне җыештыруда мамадышлылар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары да актив катнашачак. Шәһәр паркларына һәм скверларына, урамнар буйлап яшел зоналарга аерым игътибар биреләчәк.

Өмәләр районның барлык авыл җирлекләрендә дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International