Мамадыш даруханәләрендә сулыш органнарын яклауның индивидуаль чаралары дефицитын үзмәшгульләр дә каплыячак. Район башлыгы Анатолий Иванов халыкны битлекләр белән тәэмин итү максатын куйды. Төп эш күләмен «Мамадыш промкомбинаты»ҖЧҖ үз өстенә ала. Барлыгы 5000 битлек тегеләчәк. Сүз күп кулланыла торган продукция турында бара. Бүген аны бирүнең кайда һәм ничек оештырылуы турында фикер алышу бара.