Яз көне, бигрәк тә республика сулыкларында боз тиз эрегән вакытта, республика коткаручылары балыкчылар һәм балалар белән профилактик әңгәмәләрдән башка, су басу куркынычы булган зоналарда яшәүче халыкны да, бәла булган очракта үзеңне ничек тотарга өйрәтә.
Ә сулыкларда балалар белән бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен, аеруча язгы каникулларда, коткаручылар балалар мәктәпкәчә һәм уку йортларында әңгәмәләр генә түгел, ә «тормыш куркынычсызлыгы нигезләре», «язгы чорда су объектларында кешеләрнең үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темаларына гамәли күрсәтмә дәресләр дә үткәрәләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, беренче чиратта куркынычны боз астыннан балык тотарга яратучылар, бозга автомобильләрдә, квадроциклларда чыгучылар, шулай ук исерек хәлдә булган кешеләр тудыра.
Кышын боз буйлап җәяүләп чыгып йөрергә гадәтләнеп, язын эрегән бозның куркынычлылыгы турында күпләр онытып җибәрә. Яз көне боз буйлап елга, буа, күл аркылы чыгу куркыныч. Тикшереп каралмаган бозга керү – зур хәвеф-хәтәр китереп чыгару ихтималы бар. Истә тотыгыз, елга агымы текә ярларны нык юа. Убылып төшәргә мөмкин. Текә ярлардан язгы боз китүне карап хозурланудан сакланыгыз. Язын плотиналарга һәм буаларга керү куркыныч. Онытмагыз – авырлыктан алар көтмәгәндә чатнарга мөмкин. Боз тыгылган урынга якын бармагыз... Язгы ташу вакыты тәртип, саклык һәм бозда, суда үз-үзеңне тотуның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне таләп итә.
Исегездә тотыгыз! Әлеге вакытта бозда уеннар оештыру, боз киткәндә һәм ташу вакытында көймәләрдә, салларда йөзү гомер өчен аеруча да куркыныч!
Язгы ташу вакытында һәм боз кузгалганда тыела:
• сулыкларга чыгу;
• боз кузгалганда елга аша чыгу;
• боз тыгылган урында елгага якын килү;
• ташу һәм ишелү куркынычы янаган текә ярда басып тору;
• күперләргә, плотиналарга, буаларга җыелу;
• боз тыгылган урыннарга якын килү, боз кисәкләрен ярдан этәреп җибәрү;
• елга тирәнлеген яисә теләсә нинди сулыкны үлчәп карау;
• боз буйлап йөрү һәм анда шуу.
Боз астына төшеп китсәгез, нишләргә?
• Куркып калмагыз, тиз, кыю рәвештә хәрәкәт итегез;
• баш белән суга чуммагыз;
• ярдәмгә чакырыгыз;
• киемегезне салырга тырышыгыз;
• чыкканда егылып төшкән яктан күтәрелегез;
• кулларны җәеп, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, аякларны бозга күтәреп, шуып чыгарга, тәгәрәп китәргә тырышыгыз;
• арка яки күкрәк белән яткан килеш үз эзең буенча 3-4 метр шуышыгыз;
• якындагы торакка йөгерегез.
Сулыкта бәхетсезлек очрагын күрсәгез:
• югалып калмагыз, өйгә йөгермәгез, ә ярдәм сорап көчле итеп кычкырыгыз;
• зыян күрүче янына шуышып килегез, әгәр мөмкинлек булса, аска такта, чаңгы салыгыз;
• зыян күрүче янына 3-4 метрдан да якынга шуышып бармагыз;
• аңа таяк, колга, җеп – судан чыгарга булышлык итүче теләсә нинди кул астында булган әйберне бирегез;
• җылы урынга алып керегез, кулдан килгәнчә беренче ярдәм күрсәтегез.
Хөрмәтле балыкчылар, яраткан мавыгуыгыз сезгә шатлык кына китерсен, язгы бозга чыккач, акыллы булыгыз!